Безнең өчен 3 сентябрь – җырдагыча, “әйләндерелгән” календарь көне түгел. Бу – Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга 2004 елда Бесланда булган һәм бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗигагә туры килә. 1 сентябрьдә террорчылар анда 1 нче мәктәпне басып алалар, 1200 дән артык кеше тоткынлыкта була. 334 кеше корбан була, шуларның 186сы — балалар.
Ютазы районының «Форпост» һәм «Яшь гвардия» үзәге балаларга һәм поселок халкына террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, шулай ук аларга халык күпләп җыела торган урыннарда булганда саклык чаралары турында мәгълүмат белән белешмәләр тараттылар.
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне - бу безгә бу явызлык белән көрәштә берләшергә кирәклеген, җәмгыятьнең мондый сәяси көрәш алып баруны кабул итмәвен искә төшерү.