"Апсалямово" футбол клубы икенче сезон рәттән 2023 елда Футбол буенча Татарстан Беренчелегенең Икенче лигасы җиңүчесе булды
"Апсалямово" футбол клубы вакытыннан алда турнир җиңүчесе булды.
Бу шимбәдә, 2 сентябрьдә, "Энергия" стадионында Урыссу футболчылары Лениногорск футболчылары белән уйнады.
Һәм тагын безнең футболчылар җиңү яулады! 6:0 исәбе белән «Апсалямово» футбол клубы Татарстан Беренчелегенең Икенче лигасының 13нче тур матчында «Лениногорск» футбол клубын җиңде. Афәрин, егетләр!!!
Беренчелек тәмамлануга кадәр бер тур алдан, 29 очко җыеп, ютазылылар көндәшләре өчен җиңә алмаслык булды. Бу Зәй «Барсы»ның (3:0) урыссуларның иң якын “эзәрлекләүчесе” Баулы «Нефтчесе»н (23 очко) җиңүе аркасында мөмкин булды, ул исә, җиңелүгә карамастан, турнирның көмеш призеры булды.
Бронза медаль иясе язмышы соңгы турда гына хәл ителәчәк, аңа берьюлы берничә команда дәгъва итә.