Урыссуның 2 нче мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханәдә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Терроризм - кешелеккә куркыныч» мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Гәрәева Рузилә балаларга террорчылыкның кешелекнең гаять зур проблемасы булуын, бер гаепсез кешеләрнең зарар күрүләре һәм һәлак булулары, шулай ук бөтен дөньяда булган террорчылык гамәлләрен искә төшерүләре турында сөйләде. Балалар террорчылык белән янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү мөһимлеге, мондый катлаулы ситуацияләрдә саклык чаралары турында белделәр. Чара видеороликлар карау белән үрелеп барды. Ахырда катнашучылар террорчылык актларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.