2023 елның 20 августынан 20 сентябренә кадәр «Росмолодежь.Гранты 2 сезон» конкурсына гаризалар кабул итү үткәрелә

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Конкурс 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары арасында уздырыла.

Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Алар җиңү очрагында үз уникаль проектын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумга кадәр ярдәм ала алачак. Гаризалар 18 номинация буенча «Россия яшьләре» федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә (grants.myrosmol.ru). конкурсның тулы кагыйдәләре белән конкурсны үткәрү турында белдерүдә яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның рәсми сайтында һәм «Россия яшьләре» ФДАМСында танышырга мөмкин.

 

Конкурс турында сылтама: /file/jutaza/File/04.09.2023_7416_sadykov R. N. _Metshin I. R-2-31.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International