1. Нәрсә ул биометрия?
Биометрия - кешенең бармак эзләре, күзнең мөгез катлавы, учның кан тамырлары сурәте кебек һәм башка уникаль үзенчәлекләре. Йөз һәм тавыш та биометрия.
2. Биометрия нәрсә өчен кулланыла?
Биометрия кешене танырга мөмкинлек бирә, хезмәт күрсәтүне җиңеләйтә һәм аларны дистанцион форматка күчерә, бу хезмәт өчен шәхсән килә алмаган гражданнар өчен бик мөһим, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә. Бу максатлар өчен Россиядә бердәм биометрик система булдырылган.
3. Бердәм биометрик система нәрсә ул?
Бердәм биометрик система (ЕБС) гражданнарга документларын күрсәтмичә, йөз һәм тавыш биометриясе буенча турыдан-туры яки дистанцион рәвештә хезмәтләр алырга мөмкинлек бирүче система. ЕБСта гражданның ризалыгы белән генә «Дәүләт хезмәтләре. Биометрия» («Госуслуги Биометрия») кушымтасы аша яки банк бүлекчәләрендә теркәлергә мөмкин.
4. Биометрия кайда саклана?
Элек биометрияне төрле оешмалар җыйды, ләкин хәзер аларга моны эшләү тыела. 2023 елдан башлап, куркынычсызлыкны арттыру өчен, барлык биометрия ЕБСта гына сакланачак, ә гражданнар Дәүләт хезмәтләре шәхси кабинетында «Биометрия» бүлегендә аларның биометриясе элек кайда җыелганын күрә алачак , шулай ук аны бетерә яки куллануны дәвам итә алачак.
5. Ни өчен биометрия җыюдан баш тарту кирәк?
Биометрия җыюдан баш тарту - гражданнарның биометрияне кулланудан баш тартуының альтернатив ысулы, шул исәптән аны бетерү өчен дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеге булмаган очракта да. Әгәр дә сез биометрияне элек теркәмәгән булсагыз, аннан баш тарту турында үтенеч язмаска мөмкин. Дәүләт хезмәтләрендә «Биометрия» бүлегендә тикшерегез. Баш тарту турында язган очракта, Сез биометрияне, аннан турыдан-туры КФҮдә баш тартканчы, яңадан тапшыра һәм ЕБС хезмәтләреннән файдалана алмыйсыз.