4 сентябрьдә узган киңәйтелгән атналык киңәшмәдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин ветераннарны бүләкләде.
Ветераннарга кайгыртучанлык һәм игътибар, актив тормыш позициясе, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы-татарстанлыларга эчкерсез ярдәм күрсәткәне, Ютазы муниципаль районында яшь буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) региональ иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
- Шәрәфиева Нәкыя Мансур кызы - җирле ветераннар (пенсионерлар) Советы Президиумы әгъзасы;
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" онлайн акциясендә җиңгән өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе грамотасы белән бүләкләнде:
- Сибагатов Вячеслав Әнвәр улы - җирле ветераннар (пенсионерлар) Советы Президиумы әгъзасы.