5 сентябрьдә “Атлант” яшүсмерләр-яшьләр клубы “Макарена” музыкаль квиз чарасы оештырды - анда катнашучылар заман музыкасы һәм элекке күңелле хитлар турында белемнәрен күрсәттеләр.
Музыкаль квиз күңелле һәм эмоциональ үтте. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны “Динозаврлар” командасы, икенче урынны – “Клюква” командасы яулады, өченче урынга “Тузганаклар” командасы лаек булды.
- Киләсе чараларда сезне түземсезлек белән көтәбез! Безгә сезнең фикерегезне һәм тәкъдимнәрегезне чаралар уздыру форматы һәм вакыты буенча ишетү бик мөһим. Әйдәгез, бу көзге кичләрне чын мәгънәсендә күңелле үткәрик, - дип мөрәҗәгать итте балаларга «Атлант» ЯЯК директоры Анастасия Фалько.
Уку вакыты җитүгә карамастан, яшүсмерләргә ял итү өчен вакыт табу мөһим. Яшүсмерләр клубында ял чаралары үткәрү яшьләрнең социаль үсешенә һәм буш вакытларын файдалы уздыруга ярдәм итә.