Ютазы районында «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына балаларны кабул итү тантанасы булды.
Тантаналы кабул итү Мәңгелек ут янындагы Дан монументында ант кабул итү һәм ЮА гимнын башкару белән узды. Ун мәктәп укучылары Юнармия отряды сафларына кабул ителде.
Чара Урыссудагы 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары тарафыннан РФ һәм ТР Дәүләт флагларын алып чыгу антанасыннан башланды. Тантаналы антны Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин кабул итте.
Булачак яшьармиячеләр исеменнән Яшьармияче антын Урыссу гимназиясенең 10а сыйныф укучысы Кирилл Фирсов укыды. Һәрбер яшьармияченең ант бирүе зур горурлык: һәрвакыт үз Ватаныңа тугры булу, «Юнармия» уставын үтәү, батырлык, кыюлык һәм иптәшлек традицияләренә иярү, көчсезләрне яклау, укуда, спортта җиңүгә омтылу, үз иленең тарихын белү.
Балалар алдында Татарстан Республикасы буенча Азнакай МРСОСУСК җитәкчесе урынбасары, юстиция капитаны Рөстәм Мөдәррис улы Яруллин чыгыш ясады. Моннан тыш, балаларны Ютазы районында ТР чик сакчылары берлеге төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Рафаил Шәрифулла улы Хөснетдинов тәбрикләде.