Иминлек айлыгы кысаларында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Р.И. Игнатьева һәм ЮХИДИ инспекторы Г. Гайнетдинов мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.
Мәктәп укучыларына юлларда үзләрен тотышлары һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Балалар чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңладылар.
Әңгәмә ахырында мәктәп укучылары ЮХИДИ инспекторына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.