Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ДУ сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:

 

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычын саклау турында шторм кисәтүе

 

2023 елның 8-14 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Янгынның күзгә күренеп тормаган билгеләре: төтен исе, томанлы төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үзләрен тотышы, аларның бер якка миграциясе.

Урман янгынын ничек сүндерәләр? Яфраклы агачлар ботаклары белән ут өстенә суккаларга; утка көпшәк грунт сибеп, җир полосалары урнаштыру юлы белән ут хәрәкәте юлында киң канаулар ясыйбыз.

Ут торак пунктка якынлашса, нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне, утның таралуына перпендикуляр юнәлешкә чыгарырга яки транспортта чыгарырга кирәк. Юллардан гына, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчагында судан хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз белән борыныңны юеш мамык-марля бәйләвече, сөлге, кием-салымның бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янмый торган конструкцияләре булган таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда гына саклап калырга мөмкин.

Эвакуациягә чыгу мөмкин булмаганда (торак пунктларда массакүләм янгыннар) герметиклашкан таш биналарда, гражданнар оборонасы сыену урыннарында яки зур ачык мәйданнарда, стадионнарда яшеренеп көтәргә кирәк.

Урманда янгынга тап булсагыз, паникага бирелмәгез. Башта шартларны тиз анализлагыз. Рельефның калку ноктасына менәргә яисә биек агачка үрмәләргә, янгын чыганагы булган урынны табарга, ут таралу юнәлешен һәм тизлеген билгеләргә, сулыкның, сазлыкның, “урман авызының”, торак пунктларның кайда урнашуын күздән кичерергә.

Урман янгыннары вакытында үзеңне ничек тотарга

Урманда янгын еш кына кеше гаебе белән чыга - бу ут белән саксыз эш итү дә, сүнмәгән учак та, ташланган шырпы яки тәмәке дә, балалар шаяруы да. Кайвакыт янгын чыгуның сәбәбе булып яшен яшьнәү торырга мөмкин, әмма мондый очраклар шактый сирәк. Шулай да урманда ут стихиясе белән очрашырга туры килсә, нәрсә белергә кирәк соң? Ничек урман янгынына юл куймаска? Әгәр янгын чыккан булса, нишләргә?

Урманда янгынга ничек юл куймаска тырышырга?

Беренчесе - ялга яки походка чыгарга әзерлек. Үзең белән чиләк, балта һәм көрәк алырга тәкъдим ителә. Биш һәм аннан да күбрәк кеше бергә җыелсагыз, бу, әлбәттә, яхшы. Әгәр походка ялгызың барсаң? Турист, ялгызы, чиләкләр һәм балталар тотып йөрмәячәк. Ялгыз поход өчен (янгын ихтималы аркасында гына түгел) чехолы булган җыелма сапер көрәген сатып алырга һәм аның кырыйларын үткенләргә киңәш ителә. Шулай итеп, ул сезгә көрәк булып та, балта булып та хезмәт итәчәк.

Икенчесе - урманда учак ягып йөргәндә саклык чараларын үтәргә кирәк. Мондый чарага гомумән ут белән бәйле бөтен нәрсә керә. Учакны бернинди очракта да агачлар астында, бигрәк тә аскы ботаклар зур булмаган биеклектә урнашканнары астында ягарга ярамый. Коры үлән яисә якында гына коры агач төпләре урнашкан урында да учак ягарга ярамый. Учак өчен урынны алдан ук әзерләргә яки иске учак урынын файдаланырга тырышырга кирәк.

Урманда янгынга тап булганда, нәрсә эшләргә?

Әгәр дә Сез яңа гына чыккан янгынга тап булсагыз - мәсәлән, зур булмаган үлән өеме яки берәрсе ташлаган учак янында пыскып яткан “урман түшәмәсен” күрсәгез, моны мөстәкыйль сүндерергә тырышыгыз. Кайвакыт ялкынны таптау да җитә (дөрес, бераз сабыр итәргә һәм үләннәрнең яки түшәмәнең чыннан да пыскылмавына инанырга кирәк, югыйсә ут яңадан чыгарга мөмкин).

Килеп туган хәлгә дөрес бәя бирергә тырышыгыз. Конкрет шартлардан чыгып, сез мөстәкыйль рәвештә янгынны сүндерүне хәл итәрсезме, яки сезгә ярдәм кирәк булачакмы? Үз көчегезне артык бәяләмәгез. Янгынны күрсәгез, аны сүндерергә тырыштыгыз, ләкин берни дә барып чыкмаса,  ул көчәйсә, бәлагә юлыкмас өчен, ераграк китәргә кирәк.

Махсус хезмәтләргә тизрәк хәбәр итү мөмкинлеген эзләргә кирәк. Мондый очракларда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре ("01" телефоны), БДДХ (телефоны - "112"), егерьлар, урманчылар булырга мөмкин. Төркем походында авыр кирәк-яракларны группаның бер әгъзасыннан алырга һәм аны якындагы торак пунктка яки ярдәм сорап автомобиль трассасына җибәрергә кирәк. Төркемнең башка әгъзаларына маршруттан төшеп янгын урынын калдыру яхшырак. Бер-берегезне күздән югалтмагыз.

 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International