ТР Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе начальнигы Роза Килькеева гражданнарны шәхси кабул итте

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Бүген Ютазы муниципаль районы администрациясенең кече залында гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе начальнигы Роза Килькееваның шәхси кабул итүе булды.

Ютазылылар аңа үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алдылар, мөмкин булганча ярдәм итүләрен сорадылар.

Очрашуга барлыгы 5 кеше килде. Район халкы җир, торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш проблемалары буенча мөрәҗәгать итте. Барлык дулкынландыргыч сорауларга аңлатмалар бирелде, ә кайберләре контрольгә алынды.

Күчмә кабул итү тәмамлангач, кабул итүгә язылучы ютазылыларның проблемаларын карау һәм алга таба хәл итү максатыннан тиешле бүлекчәләргә һәм хезмәтләргә йөкләмәләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International