Урыссуда балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен утырыш узды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

9 сентябрьдә Урыссуның 7 нче номерлы балалар бакчасы базасында район балалар бакчалары педагогларының секция утырышы узды, анда 75 тәрбияче катнашты.

Утырыш квест-уен формасында узды.

Барлык педагоглар командаларга бүленде һәм 7 квест блогы үтте, аларның һәрберсендә катнашучыларны “баш мие штурмы” көтә иде. Тәрбиячеләр яңа уку елы башында уңай заряд алдылар.

- Утырыш яхшы методик дәрәҗәдә узды, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге методисты Валентина Орехова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International