Казанда «Ростки: Россия-Китай» халыкара форумы узды, анда Ютазы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Динар Хәкимов катнашты.
Татарстанга дөньяның төрле илләреннән 3 меңнән артык кеше килде.
Чараның төп максаты — ике илнең хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләрен тикшерү.
- Чара югары дәрәҗәдә оештырылды. Конференция ошады, бик күп файдалы һәм кызыклы нәрсәләр белдем, — дип билгеләп үтте Ютазы районы вәкиле Динар Хәкимов.