8 сентябрьдә Үзәк базар территориясендә аппарат һәм эстетик косметология кабинетын ачу тантанасы узды.
Чарада район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, ЮМР Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова катнашты.
Яшь һәм перспективалы Алинә Хаҗиева балачактан ук кешеләргә «матурлык бүләк итү» турында хыялланган. Аның хыялы максатчан эш-гамәлләр һәм бу юнәлештә тырышлык куюы аркасында тормышка ашкан.
Яшь эшкуарга башлангычында уңышлар телибез!