9-10 сентябрьдә автоград "КАМАЗ-мастер" командасы Кубогына картинг буенча ТР Беренчелегенең һәм чемпионатының йомгаклау — алтынчы этабын кабул итте.Чаллы картодромына 11 спорт классында чыгыш ясаучы 160тан артык спортчы ярышка килде.
Безнең "Шмель" картингчылар командасы ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте.125 Б классында Артур Шихов икенче урынны алып, яхшы нәтиҗәләргә иреште.