Урыссу гимназиячеләре «Tatar. Бу Хакатон» конкурсы финалчылары арасында

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Урыссу гимназиясе укучылары катнашкан  «Tatar. Бу Хакатон» конкурсы тәмамланды. Хакатонда Татарстан Республикасы, Казан, Иннополис, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пензадан 27 команда, 96 катнашучы катнашты. Хакатонда катнашучылар арасында Сербия, Сүрия, Мисыр, Үзбәкстан, Казахстаннан укучылар бар. Хакатон анда IT-белгечләр когнитив технологияләр, тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык технологияләре, мобиль эшләнмәләр, веб-эшләнмәләр, мультимедия кулланып, төрле юнәлешләр буенча булачак продуктларның прототипларын эшли торган ярышлар чарасы (конкурс). 10 сентябрьдә катнашучылар Хакатонның финал презентациясендә үзләренең йомгаклау проектларын тәкъдим иттеләр. Финалга нибары 5 команда, шул исәптән безнең гимназиячеләр, үтте. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International