«Игътибар — балалар!» акциясе кысаларында беренче сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрелде

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Сыйныф җитәкчесе Идрисова Айгөл Марат кызы балаларның әти-әниләре белән бергә беренче сыйныф укучылары өчен профилактик әңгәмәләр үткәрде. Балаларга җәяүлеләр үтәргә тиеш булган юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен искә төшерделәр, светофор сигналларының, юл билгеләренең һәм юл тамгаларының ниләр аңлатуы турында сөйләделәр, транспорт юлы янында уйнауның куркынычлыгын аңлаттылар. Ни өчен, юлны кичәр алдыннан, җәяүле машина йөртүчеләрнең аны уздыруына инанырга тиеш, һәм ни өчен юлны якынлашып килүче машина алдыннан йөгереп чыгарга ярамавын белделәр — машина йөртүчегә юлда җәяүлеләрнең кинәт пәйда булуына җавап бирер өчен һәм транспорт чарасын туктатыр өчен вакыт кирәк. Шулай ук яшь җәяүлеләрнең исләренә киемнәрдә һәм мәктәп сумкаларында яктылык кайтаручы элементларны караңгыда һәм күрү мөмкинлеге җитмәү шартларында куллану кирәклеге турында төшерделәр. Балаларга төрле яктылык кайтаргычларны күрсәттеләр һәм киемгә “наклейка”, значок яки “брелок” ябыштырып, җәяүленең күренүчәнлеген ничек җиңел генә тәэмин итәргә мөмкинлеген сөйләделәр. Ата-аналар һәм педагоглар, акциядә катнашучыларга бүләк ителгән яктылык кайтаргыч элементлар бүген уздырылган чара турында искә төшереп кенә калмыйча, балаларны тәүлекнең караңгы вакытында да саклар дип өметләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International