Кәрәкәшле авыл китапханәсе «Идел буе халыклары әкиятләре буенча сәяхәт» квизын үткәрде

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Кәрәкәшле авыл китапханәсе 1 сыйныф укучылары өчен милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Идел буе халыклары әкиятләре буенча сәяхәт» квизын үткәрде. Чараны оештыручылар балаларга әкият жанры, Идел буе халыклары әкиятләре, Урта Идел буе территориясендә гасырлар буе янәшә яшәгән төрле милләт вәкилләре арасында толерант мөнәсәбәт турында сөйләделәр. Сәяхәт вакытында балалар тукталды, һәм һәр тукталышта аларны Идел буе халык әкиятләреннән әкият геройлары әзерләгән биремнәр көтте. Сәяхәт Татарстан Республикасы тукталышыннан башланды, анда балалар татар халык язучысы Г.Тукайның «Шүрәле» һәм «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен искә төшерделәр.

Икенче тукталыш - Мари Иле Республикасы. Биредә китапханәче балаларга «Кырык бер колын» әкиятеннән өзек укыды, «Керпе һәм куян» әкияте буенча табышмак чиштеләр, хәрәкәтчән уен-эстафеталар үткәрделәр.

Чувашстан Республикасы тукталышында балалар иллюстрациядән әкиятнең исемен эзләделәр. «Рус» тукталышында китапханәче «Вершки и корешки» әкиятеннән өзек укыды һәм «Найди лишнее» уенын үткәрде. Һәр тукталыштан балалар хәреф белән конверт кабул итеп алдылар.

Ә нинди сүз килеп чыгачагын балалар сәяхәт ахырында белделәр. Бу сүз – “добро” сүзе иде. Игелеклелек барлык әкиятләрне - мари, чуаш, татар һәм рус әкиятләрен берләштерә. Чөнки әкиятләрдә игелеклелек һәрвакыт явызлыкны җиңә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International