Үзәк балалар китапханәсендә "Абдулла Алиш әкиятләре" дигән китапханә дәресе узды

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә кече мәктәп яшендәге укучылар өчен «Абдулла Алиш әкиятләре» дигән китапханә дәресе узды.

Китапханәче Абдулла Алишның нинди искиткеч кеше булуын, балаларны бик яратканын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел тапканын сөйләде.

Һәм нәкъ менә балаларга булган мәхәббәте аны әдәбиятка алып килә. Балалар Алишны "әкият абыйсы" дип атаганнар. Абдулла Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар яза, ләкин ул татар әдәбияты хәзинәсен тәшкил иткән әкиятләре белән билгеле.

 

Абдулла Алиш әкиятләре - барлык буын балаларының яраткан әсәрләре. Аннары балалар «Сертотмас үрдәк », «Бал корты һәм Шөпшә”,  «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», «Койрыклар» әкиятләрен искә төшерделәр һәм «Әкиятләр остасы  Абдулла Алиш» китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

Чара ахырында балалар Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» һәм «Чукмар белән Тукмар» әсәрләре буенча мультипликацион фильм карадылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International