Яңа уку елында Балалар иҗат үзәгендә балчыктан әвәләп ясау дәресләре башланды.
«Тылсымлы әвәләп ясау» берләшмәсен өстәмә белем бирү педагогы Гөлнара Гобәйдуллина алып бара.
Балалар өчен балчыктан әвәләп ясау - ял итү, эшчәнлекне үзгәртү һәм вак моториканы үстерүнең яхшы ысулы. Балчыктан җан теләгән һәр нәрсәне диярлек ясап була. Сынчыклар, савыт-саба, бижутерия, сыбызгылар, кыңгыраулар, уенчыклар. Балчыктан әвәләп ясау - идеяләр һәм фантазияләр өчен менә дигән “кыр”.