15 сентябрьдә «Энергетик» стадионында Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Советы хезмәткәрләре өчен ГТО нормативлары тапшырылды.
Спорт чарасы Ютазы районы ГТО БФСК тестлау үзәге белгече Газинур Гариев белән берлектә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Башкарма комитет хезмәткәрләре үзләрен урыннан озынлыкка сикерү, куллар белән идәннән күтәрелү, 30 м, 1500 м дистанциягә йөгерү, гәүдәне аркада ятып күтәрү, гимнастика эскәмиясендә алга авышу кебек дисциплиналарда тикшерделәр.
ГТО нормативларын тапшырган һәркем спорт сынауларын уңышлы узды.