16 сентябрьдә республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә «Милләтләр кроссы-2023» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы-2023» үтте.
Ютазылылар Урыссуда татарстанлыларга төрле дистанцияләргә йөгерүдә катнашып кушылдылар. Спорт чарасы «Энергия» стадионында узды.
Укучы балалар һәм төрле яшьтәге өлкәннәр актив катнаштылар. Барлыгы 300гә якын кеше теләк белдерде. Массакүләм чара 100 м, 200 м, 400 м, 800 м дистанцияләрдә, яшьләренә һәм җенесләренә карап, йөгерү номинацияләрен үз эченә алды.
Ярышлар ахырында һәр номинациядә җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Ә күтәренкелек һәм уңай кәеф зарядын һәр катнашучы алды!