16 сентябрьдә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркы базасында традицион республика ярминкәсе - авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе «Осталар шәһәре-2023» үткәрелде.
Ярминкәдә Татарстанның муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашты.
Әлеге чарада Ютазы районын Балалар иҗаты үзәге педагоглары, район мәктәпләре укытучылары, мәгариф бүлеге методистлары һәм ЮМР мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов тәкъдим итте.