05-00 сәгатьтән 07-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский-Әбсәләм-Уба автомобиль юлының 2 нче километрында Ютазы ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция бүлеге хезмәтләре белән берлектә, «Тоннель» рейды үткәрде. Рейдның максатлары - юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм туктату, федераль һәм республика эзләүләрендә булган кешеләрне ачыклау. 2023 елның 8 аенда Ютазы районы территориясендә 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 12 кеше җәрәхәтләнгән, 1 кеше вафат булган. 5 юл-транспорт һәлакәте төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында булган, 3 юл-транспорт һәлакәте Урыссу поселогында теркәлгән, Бәйрәкә һәм Ютазы авылларында берәр юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 75 автомашина тикшерелгән, 5 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 3 кешесе куркынычсызлык каешын эләктермичә автомобиль белән идарә иткән, 1 автомобиль йөртүче көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе буенча узучы җәяүлегә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.3 пунктын 1 тапкыр бозу теркәлгән – җәяүле, җәяүлеләр аркылы чыгу урыныннан дөрес чыкмаган, җәяүлеләр кичүе күренеп торган зонада чыккан.
Әгәр дә сез шоферның транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүен яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүен күрсәгез, әлеге мәгълүматны Ютазы эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә 2-66-02 яки 02 телефоны аша җиткерә аласыз.