Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ДУ сайтының "Оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:

2023 елның 20 сентябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 20 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан төшүе һәм  туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр салкынайту һәм кырау төшү көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Томан булганда:

 

Әгәр дә сез табигатьтә булганда томанның куеруын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Автомобиль томан вакытында хәрәкәт иткәндә, артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан узудан баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда баручы транспорт белән була. Томанның ераклыкны каплавын исәпкә алу мөһим – гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.

Кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк: тукталу кирәк булганда, тизлекне салмак киметү зарур. Сез тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләргә сигнал биреп кисәтәсез. Томанда хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклану артык булмаячак.

Мөмкин булса, ерак юлларга барудан баш тартыгыз.

 Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичү урынында гына узарга киңәш ителә. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдында йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында машинаның тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына барыгыз. Нык күренеп торган жилет яки яктылык кайтаргыч элементлар кулланыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Һавада – салкынайту һәм туфрак өслегендә кырау булганда, халыкка киңәшләр

 

Кырау төшү сәбәпле, авыл хуҗалыгы культуралары чәчәкләр һәм төш орлыклы җимеш культуралары һәм җылылык сөюче үсемлекләр бөреләнгән вакытта зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр агачларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне кыраудан саклауның иң гамәли һәм еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне каплау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеге аз булырга тиеш (каты гофрирланган кәгазь, куыкчыклы пленка, салам яки камыш маталар). Культураларны кыраудан төтен “шашкалары” яки төтен өемнәре ярдәмендә төтәсләп тә сакларга мөмкин. “Төтен шашкасы” янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз булган күп төтен чыгара торган матдә катнашмасы белән тутырылган. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен чимал - салам, чыбык-чабык, үлән, торф, коры яфраклар, пычкы чүбе, көнкүреш чүбе кебек нәрсәләр кулланыла -  барлык акрын гына янып (пыскып) ятучы һәм күп төтен бүлеп чыгарачак әйберләр (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда ки, бакчаны ут түгел, ә төтен саклый, ул җир өстеннән җәелә һәм аңа туңарга, җылысын бирергә мөмкинлек бирми.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International