42 янгын-коткару часте хезмәткәрләре, «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ белән берлектә, Урыссу бистәсендә янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерә башлыйлар. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә узган бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәйтелгән киңәшмәсендә 42 нче янгын-күзәтчелек часте начальнигы Фәнил Солтанов хәбәр итте. Аерым алганда, ул Урыссу поселогында су чыганаклары (суүткәргеч челтәренең янгын гидрантлары) тикшереләчәк, дип билгеләп үтте. Су белән тәэмин итүнең дөрес эшләвенә ут белән көрәш нәтиҗәсе дә бәйле. Солтанов ассызыклаганча, тикшерү вакытында суның тоныклануы ихтимал һәм халык моңа аңлап карарга тиеш. Сүз уңаеннан, 3 октябрьдә, Бөтенроссия штаб күнегүләре кысаларында, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуы һәм аларның нәтиҗәләре бетерелүе уңаеннан, районда оештыру мәсьәләләрен эшләү буенча өйрәнү чаралары узачак.
Райондагы оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы Ленар Сәлимгәрәев таныштырды. Узган атнада, ул билгеләп үткәнчә, бер кинәт үлем очрагы, ике мошенниклык очрагы, зыян күрүчеләрсез алты юл-транспорт һәлакәте, бер янгын чыгу очрагы теркәлгән, ЮХИДИ линиясе буенча алты беркетмә төзелгән, алар арасында - исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен һәм автомашина пыялаларын тонировкалауның дәүләт стандартларына туры килмәгәне өчен. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова Әбсәләм күле пляжында төзелеш эшләре барышы турында хәбәр итте. Узган атнада объектка куратор килгән, ул башкарылган эшләрне икенче чират кысаларында тикшергән. Бүгенге көндә районның инфраструктура үсеше бүлеге проект оешмасы белән берлектә булачак өченче чират эшләрен тикшерә. Власова шулай ук Урыссу бистәсендә үзара салым программасы буенча эшкә тукталды. Бүгенге көндә Яр буе, Тукай урамнарында һәм Муса Җәлил паркыннан Чкалов исемендәге паркка кадәр тротуарлар төзелә. Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе белән берлектә, Урыссу поселогының яңгыр канализацияләре торышын тикшерү алып барыла, аларның урнашу схемасы, күләме төгәлләнә. Санитар чистарту кысаларында район үзәгенең тагын бер урынында тәртип урнаштырылган: өмә район архивы бинасы каршындагы ташландык сарайлар янында узган. Шулай ук бүгенге көндә барлык инженерлык челтәрләрен Урыссу бистәсенең Урыссу урамында төзелә торган таунхауска тоташтыру буенча эшләр активлаша, аны агымдагы елның ноябрендә тапшыру планлаштырыла. Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова авыл җирлекләре башлыкларына флюорография үтү уңаеннан халык белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, план 2000дән артык булганда, рентгенологик тикшеренүне бүгенге көндә яртысыннан артыгы узган. Исегезгә төшерәбез, күчмә флюорограф соңгы тапкыр Ютазы авылында торды. 25 нче числога кадәр ул техник тәнәфескә туктаган, шуннан соң яңадан эшли башлаячак. Социаль хезмәтләр җыелмасын бушлай медикаментлар рәвешендә алучылар буенча эшләүгә килгәндә, ташлама алучылар арасында аларга тиешле бушлай медикаментларны акчага әйләндерүне өстен күрүче кешеләр аз түгел, дип ассызыклады районның баш табибы. Әмма шуны истә тотарга кирәк: авырулар кабатланганда, кеше карарын үзгәртә алмаячак.
Районның баш ветеринария табибы Вячеслав Гофман, үз өлкәсендәге эше турында хәбәр итеп, районда африка дуңгыз чумасын китереп чыгаручы геномлы казылык эшләнмәләрен ачыклау һәм аларны сатудан алу турында билгеләп үтте. Сүз Владимир өлкәсе җитештерүчесе һәм конкрет чыгарылыш датасының колбаса эшләнмәләре турында бара. Райветоберләшмә белгечләре тикшергән калган продукциядә геном булу факты расланмады, дип ассызыклады Гофман. Киңәшмә барышында тормышны тәэмин итүнең башка мәсьәләләре дә каралды.