«Китапстан» җәйге китап марафоны

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

ТР Милли китапханәсе Татарстан китапханәләре белән бергә җәйге китап марафонын башлап җибәрде. Ел саен үткәрелә торган традициягә әверелгән «Китапстан» җәйге китап марафоны быел яңа масштаблар яулады. Хәзер проект Татарстанның барлык китапханәләрен берләштерә. Юл күрсәткеч-уен кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларга исәпләнгән. Катнашучылар, ирекле сайланган китапларны укып, карта буенча алга баралар. Юл күрсәткеч - уенның визуаль бизәлешенең төп темасы — Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм символлары. 15 сентябрьдә Үзәк балалар китапханәсе мөдире Кунафина Светлана «Китапстан» җәйге китап марафонының район этабында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар, бүләкләр тапшырды.

"Китапстан" җәйге китап марафонының район этабында җиңүчеләр булдылар:

Ямаева Ясминә Рәфис кызы - Бәйрәкә авыл китапханәсе китап укучысы Галиев Айназ Альберт улы - Акбаш авыл китапханәсе китап укучысы Шәрифуллина Әмилә Айдар кызы - Бәйрәкә авыл китапханәсе китап  укучысы.

«Китапстан» республика җәйге китап марафонында җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International