Кәрәкәшле авылы китапханәсе «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танылган татар язучысы Абдулла Алишның 115 еллыгына багышланган «Абдулла Алиш әкиятләре» дигән әдәби танышу үткәрде. Китапханәче сөйләвеннән балалар талантлы язучы А.Алишның гомере, аның иҗади көченең чәчәк аткан чорында, аңа 36 яшь булганда өзелүе хакында һәм аның Муса Җәлилнең көрәштәше һәм дусты булуы турында белделәр.
Ахырда китапханәче «Сертотмас үрдәк» әкиятен укыды.