Саба районы Лесхоз поселогында картинг буенча республика ярышлары узды. Лесхоз бистәсенең Маяк картодромында 16-17 сентябрьдә картинг буенча 28 нче Беренчелек һәм Татарстан Республикасы Кубогы узды. Җәйге сезон ябылуга багышланган бу ярышларда Ютазы районын «Шмель» картинг-клубының алты пилоты лаеклы тәкъдим итте. Безнең картингчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Заездлар нәтиҗәләре буенча Арсений Шерер 125А классында - өченче урынны, ә Артур Шихов 125Б классында өченче урынны алды.