Ютазы районына галимнәр килде

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

18-27 сентябрьдә Ютазы районында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы фәнни экспедициясе эшли. Экспедиция вакытында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре фәнни тикшеренү эшләре алып барачак. Эштә төрле юнәлештәге галимнәр катнаша: салалар һәм авыллар тарихы, топонимия һәм диалект лексикасы, халык авыз иҗаты, декоратив-кулланма сәнгать, җыр фольклоры һәм татар биюе үрнәкләре, китапларның һәм гарәп кулъязмаларының сакланып калган үрнәкләрен тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International