Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
2023 елның 21 сентябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә һәм иртән ТРның көнчыгышында урыны белән һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр салкын һәм кырау;
- көндез ТР буенча урыны белән көчле көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр җил көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янындагы көчле җилдән яшеренергә ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да киңәш ителми – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү үлем куркынычы белән яный.
5. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла, шулай ук түбә һәм җил белән килеп төшкән декор элементлары да тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
6. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджиялардан төшәргә мөмкин булган әйберләрне читкә алып куярга кирәк.
7. Торак яки эш урынындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Һавада – салкынайту һәм туфрак өслегендә кырау булганда, халыкка киңәшләр
Кырау төшү сәбәпле, авыл хуҗалыгы культуралары чәчәкләр һәм төш орлыклы җимеш культуралары һәм җылылык сөюче үсемлекләр бөреләнгән вакытта зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр агачларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне кыраудан саклауның иң гамәли һәм еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне каплау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеге аз булырга тиеш (каты гофрирланган кәгазь, куыкчыклы пленка, салам яки камыш маталар). Культураларны кыраудан төтен “шашкалары” яки төтен өемнәре ярдәмендә төтәсләп тә сакларга мөмкин. “Төтен шашкасы” янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз булган күп төтен чыгаручы матдә катнашмасы белән тутырылган. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен чимал - салам, чыбык-чабык, үлән, торф, коры яфраклар, пычкы чүбе, көнкүреш чүбе кебек нәрсәләр кулланыла - барлык акрын гына янып (пыскып) ятучы һәм күп төтен бүлеп чыгарачак әйберләр (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда ки, бакчаны ут түгел, ә төтен саклый, ул җир өстеннән җәелә һәм аңа туңарга, җылысын бирергә мөмкинлек бирми.
Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.