Чара партизан Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышланды.
Тарихка ул Бөек Ватан сугышы чорында Советлар Союзының беренче хатын-кыз герое буларак керә.
Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчеләре балаларны Зоя Космодемьянскаяның тормыш юлы, аның фашистларга каршы Мәскәү янындагы партизанлык эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышы башлаганда комсомолканың батырлыгы, кыюлыгы һәм каһарманлыгы белән таныштыралар.
Чарада катнашучылар яшь разведчикның немецлар тарафыннан әсирлеккә эләгүе, коточкыч җәзалауларга дучар ителүе һәм асып үтерелүе турында белделәр. Аларга шулай ук старостаның хыянәте, аның аркасында кызны немецларның кулга алулары, шулай ук аның көчле характеры, нык ихтыяры һәм җиңүгә ышанычы турында да бәян иттеләр.
Игътибарга «Зоя Космодемьянская батырлыгы» видеоролигы, Маргарита Алигерның «Зоя» поэмасыннан өзек тәкъдим ителде.
Чара ахырында балалар китапханә фондында булган Зоя Космодемьянскаяның әнисе язган «Повесть о Зое и Шуре» китабы белән таныштылар һәм сугыш Каһарманы турында белемнәрен викторина ярдәмендә тикшерделәр.