Чыңгыз Тимербаев һәм Айдар Әхмәдиев Kazan Digital Week форумында “Дай 5“ проектын тәкъдим иттеләр.
Kazan Digital Week миссиясе фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә РФ лидерлыгының нигезе буларак технологик суверенитет һәм мәгълүмат суверенитетын тәэмин итү.
Форумга 5,7 мең катнашучы килгән, алар арасында Урыссу гимназиясенең ике укучысы да бар. Форумда катнашучылар, гимназия укучылары Чыңгыз Тимербаев һәм Айдар Әхмәдиев, «Дай 5» проектын тәкъдим иттеләр.
Форум Казан шәһәрендә 20-22 сентябрьдә узды.