Чарада Ютазы муниципаль районының район Советы һәм Башкарма комитеты профсоюз әгъзалары, шулай ук Республика профсоюз комитетының Ютазы муниципаль районында ышанычлы заты (профсоюз вәкиле) Закуан Ильсов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашты.
ТР Ютазы район советының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гүзәл Хәнипова барысын да бәйрәм белән котлады, агымдагы елда башкарылган профсоюз эшчәнлеге турында хисап тотты һәм якын киләчәккә планнар белән уртаклашты. Җыелганнар алдында концерт номерлары белән район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. Барлык катнашучылар өчен дә татлы презентлар күңелле сюрприз булды.
Утырыш залында мохит бәйрәмчә иде.
Чара ахырында район башлыгы урынбасары, Ютазы муниципаль районында Республика профсоюз комитетының ышанычлы заты (профсоюз вәкиле) Закуан Ильсов Профсоюзда актив иҗтимагый эшчәнлекләре өчен активистларга дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика оешмасы рәисенең Рәхмәтен тапшырды.