Бу форум совет язучысы, шагыйре, драматургы һәм хәрби хәбәрчесе Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган «Алманы яртылаш» әдәби фестивале кысаларында узды.
Чараны мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм Ютазы авылында үз әби-бабасы йорты базасында этно-мәдәни киңлек ачып җибәргән Ильмира Гобәйдуллина оештырды. Әлеге Ютазы төбәге өчен әһәмиятле вакыйганы район җитәкчелеге һәм иҗтимагый оешмалар хуплады. Конференциягә Казаннан, Әлмәттән, Чаллыдан, күрше Октябрьскийдан күп кунаклар килде. Алар фән докторлары, татар теле укытучылары, Октябрьский шәһәренең иҗат коллективлары һәм төрле өлкәләрдә хезмәт итүче башка күп кенә күренекле иҗат әһелләре иде.
Район җитәкчелеге исеменнән фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, шулай ук фестиваль мәйданчыгы хуҗасы — Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов сәламләде. Халкыбызның үткәнен бәян итүче каләм ияләре һәм хәзерге буын арасында аларны берләштергән «диалог» урнашты. Фестивальнең лейтмотивы булып Гадел Кутуйның Ютазы җиренә мөнәсәбәте торды. Конференциядә әйтелгәнчә, аның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге геройларның прототиплары - ютазылылар.
Ә артистларның академик тавышлары һәм Октябрьский шәһәре музыка көллиятенең «Аяз» бию фольклор коллективы залның кайнар алкышларына лаек булды.