22 сентябрьдә Башкортстан Республикасының Ярмәкәй авылында Ык төбәге халыкларының «Ата-бабалар җире» төбәкара фестивале узды.
«Ата-бабалар җире» фестивалендә «Кичке жыр» җыр һәм бию ансамбле һәм «Ютазы йолдызлары» бию ансамбле катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре куанычлы булды.
"Кичке жыр" ансамбле лаеклы рәвештә Гран-при дипломы һәм коллективның иҗади үсешенә 40 000 сумлык сертификат алды.
Ютазы йолдызлары бию коллективы 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Безнең район катнашучыларын котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр һәм казанышлар телибез.