Ютазы районы ветераннар Советы махсус хәрби операция солдатлары өчен файдалы үләннәр җыйды.
Мәтрүшкә, бөтнек, мелисса, иван-чәй, тукранбаш, сары мәтрүшкә чәчәкләре һәм яфраклары, киптерелгән урман җиләге солдатларга салкын тию вакытында сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итәчәк.
Үләннәр җыюда Ютазы муниципаль районының «Активистлар лигасы» волонтерлар отряды катнашты. Әзер шифалы үләннәрне алар пакетларга салды, анда “Солдатка хуш исле чәй” дигән махсус этикеткалар беркетте.
Әзер хуш исле үләннәр пакетлары безнең сугышчыларга махсус хәрби операция зонасына озатылачак.