Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклау кысаларында «мобиль класс» җиһазларын кулланып, кече мәктәп укучылары өчен профилактик чара үткәрелде.
«Куркынычсызлык мәктәбе» дәрестән тыш дәресне 1 сыйныф укытучысы Г.Хәләпова, Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Баулы районындагы “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева һәм Ютазы районы буенча ЮХИДИ инспекторы Гомәр Гайнетдинов белән берлектә үткәрде.
Дәреснең темасы "Җайга салына торган дүрт яклы юл чаты” дип аталды. Уен формасында, светофорның импровизацияләнгән сигналлары ярдәмендә, белемнәрен һәм зирәклекләрен эшкә җигеп, балалар юлдагы куркыныч вазгыятьләрдә дөрес чыгу юлын табарга өйрәнделәр.