Көзге велосипедта узышу урыссулылар өчен традиционга әверелде

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Урыссуда 12 км дистанциягә «Экстремизмга — юк!» велоузышы үтте.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган чарада төрле яшьтәге һәм төрле җенестәге 33 кеше катнашты.

Тезелгәннән соң, катнашучылар “Яңарыш” паркыннан 12 км дистанциягә старт алдылар. ЮХИДИ патруль машинасы озата баруында спортчылар, көндәшләрен узып китәргә тырышып, тиешле трассаны “җиңделәр”. Финишны велосипедчылар район мәдәният йорты янында үтте.

Быел велоузышларда иң өлкән катнашучы Вячеслав Сибагатов булды, ул яшьләр белән беррәттән катлаулы дистанцияне үтте һәм махсус номинациядә тырышлыгы өчен грамота, медаль һәм ярышларны оештыручылардан истәлекле бүләк алды.

- Мин үз көчемне кәефемне күтәрү һәм тәннәремне язу өчен сынап карарга булдым. Нәтиҗәдә, кәеф күтәрелде, яшьләрдән энергия заряды алдым, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Вячеслав абый.

Велосипедта узыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

• “18 + " ир-егетләре арасында беренче урынны Альберт Мөхәммәдиев, икенче урынны - Азат Камалиев һәм өченче урынны Эдуард Фаздалов алды;

• “18 +” хатын-кызлары арасында беренче урынны - Земфира Фаздалова, икенче урынны Аделина Мөхәммәдиева һәм өченче урынны Рамилә Әхмәтова алды;

• 14-18 яшьлек яшүсмер егетләр арасында беренче урынны Илья Андреев, икенче урынны - Аким Сухоносов һәм өченче урынны Максим Яковлев алды;

• 14-18 яшьлек кызлар арасында беренче урынны - Элина Бадыкшина, икенче урынны - Ләйсән Насыйрова һәм өченче урынны Азалия Мөхәммәтҗанова яулады.

Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International