Урыссуда «БлагоДарение» фонды волонтерлары өчен «Интенсив» семинар-тренингы узды

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

23 сентябрьдә «Атлант» ЯЯК базасында яшьләр өчен күңел ачу-танышу семинары үтте.

Чараны Казаннан килгән яшь буынга ярдәм итү хәйрия фонды һәм «БлагоДарение» социаль инициативалар спикерлары үткәрде.

Республиканың Ютазы, Бөгелмә, Актаныш һәм Баулы районнарыннан килгән волонтерлары бу семинарда бергә җыелды.

Тренинглар коллективны берләштерүгә, волонтерлар төркеменең команда эшен формалаштыруга, коммуникатив күнекмәләрне һәм үз-үзеңә ышанычны үстерүгә юнәлдерелгән.

- Без иң беренче чиратта яшь буынга ярдәм итү белән шөгыльләнәбез. Аерым алганда, без балалар өчен тренинг-семинарлар оештырабыз. Анда спикерлар туплануга һәм коммуникабельлекне үстерүгә юнәлтелгән уен формасында «Интенсив» үткәрәләр, — дип мәгълүмат белән уртаклашты фонд директоры ярдәмчесе Светлана Масленкова.

Көн уңышлы һәм күңелле үтте, барлык катнашучылар да канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International