Ютазы районында волейбол турниры үткәрелде

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

24 сентябрьдә Бәйрәкә авылының «Батыр» спорт комплексында районның хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча «Тукай Кубогы» узды.

Районның заявка биргән җиде командасыннан бишесе катнашты.

“Фортуна” һәм “Җыелма” хатын-кызлар командалары, мәктәпләрнең “УСОШ№2”, “УСОШ№3” һәм “Уруссинка” кызлар командалары челтәр янында йөзгә-йөз очраштылар.

Финал бик киеренке һәм эмоциональ килеп чыкты.

Киеренке алышлардан соң урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – «Фортуна»

2 урын – «Сборная»

3 урын – «УСОШ № 2»

4 урын – «Уруссинка»

5 урын – «УСОШ №3»

Турнир ахырында ТР Ютазы муниципаль районы ГТО ВФСК тест үзәге «ГТО хәрәкәтенә тартыл» акциясен үткәрде.

Анда һәркем кызыксындырган сорауларга җавап ала һәм нормативларны тапшыруда үз көчен сынап карый алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International