2023 елның апрелендә ел саен уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика фестивале старт алды.
Фестивальнең зона турлары 2023 елның октябрендә Чаллы, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә, финал һәм Гала – концерт 2023 елның ноябрендә Казанда планлаштырылган.
Фестиваль турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm һәм Фестиваль сайтында - https://www.bzzm.ru/ урнаштырылды. Фестивальдә катнашучыларның гариза бирү кампаниясе 2023 елның 25 сентябренә кадәр дәвам итә. Игътибар итегез, филиал челтәре булган оешмалар фестивальдә һәр аерым бүлекчәдән аерым командалар белән катнаша ала. Фестивальдә катнашу өчен оештыру взносы алынмый.