Карт гвардия ГТО нормативларын тапшырды

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

«Энергия» стадионында көмеш яшь вәкилләре үзләренең физик мөмкинлекләрен тикшерделәр. Яшь категорияләре буенча спорт сынаулары башланыр алдыннан катнашучылар белән музыкаль тән язылдыру үткәрделәр. Чараны район ветераннар советы (пенсионерлар) һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова һәм яшьләр бүлеге начальнигы Регина Галләмова, җыелганнарны сәламләп, барысына да уңышлы ярышлар теләде. Традицион куллар өскә күтәрелгән, аяклар аерым торган флеш-мобтан соң, “карт гвардия” Бони М музыкасына “селкенеп” алды, ГТО значогын алу өчен көч сынашырга теләүчеләр шактый күп - 80 кеше иде. Ютазы районы ГТО БФСК тестлау үзәге белгече Газинур Гариев спорт ярышлары шартлары белән таныштырганнан соң, барысы да ГТО нормативларын үтәүгә кереште. Баскан килеш алга таба иелү, аркылы борыста күтәрелү, идәннән кулларда күтәрелү, спорт йөреше һәм башкалар...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International