Кәрәкәшле авылы китапханәсендә «Куркынычсыз Интернет» мәгълүмат сәгате узды

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

25 сентябрьдә Кәрәкәшле авыл китапханәсендә кече мәктәп яшендәге кулланучылар өчен «Интернет без риска» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара 30 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Россиядә интернет көне кысаларында узды. Яшь китап укучыларга үз мәгълүматларын чит кешеләргә ачмау, үлем төркемнәре һәм гади онлайн уеннарда көтеп торган куркынычлар, Интернетта мошенниклык турында сөйләделәр. Ахырда китапханәче «Күзләр гимнастикасы» үткәрде һәм «Интернет иминлеге» уенын уйнарга тәкъдим итте, анда мисаллар китереп, балалар белән интернет кулланганда барлыкка килгән төрле ситуацияләрне хәл иттеләр.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/informacionnyi-cas-internet-bez-riska-prosel-v-karakaslinskoi-biblioteke

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International