Урыссу шахматчылары Лениногорскида турнир җиңүчеләре булдылар

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

"Ак ладья” берләшмәсе укучылары Лениногорски шәһәрендә тиз шахмат буенча» «Шахмат таҗы намусы” Vl турнирында (ТР Көньяк-Көнчыгышының һәвәскәрләр лигасы этабы) катнаштылар. Үзәк балалар театрының өстәмә белем бирү педагогы Регина Сәетгәрәева җитәкчелегендә балалар Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр. Турнир нәтиҗәләре буенча ютазылылар берничә призлы урын яуладылар. Малайлар арасында беренче урынны Бәхтияр Фатыйхов, икенче урынны Дамир Шәрәфиев алды. Хатын-кызлар арасында иң яхшы уенчы булып "Ак ладья" берләшмәсе җитәкчесе Регина Сәетгәрәева танылды, ул беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International