Димтамак урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-9 сыйныф укучылары белән мөһим нәрсә турында сөйләшү Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгына багышланды. Укучылар безнең илдә сайлау системасы белән таныштылар. «Тавыш бирү»не “шофер белән мәктәп автобусы яки җылытыла торган мәктәп бассейны өчен” уен тавыш бирүе рәвешендә үткәрделәр, бюллетеньнәр санын исәпләделәр. Күпчелек “Мәктәп бассейны” өчен тавыш бирде.