Гимназиячеләр Россиянең сайлау системасы белән таныштылар

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Урыссу гимназиясендә атналык «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресендә «Россиянең сайлау системасы» темасын тикшерделәр. Дәрес барышында укучыларга тавыш бирүнең бердәм көне һәм аның дәүләт тормышында әһәмияте, сайлаучыларның төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр, шулай ук сайлауларда катнашуның ни өчен мөһим булуын аңлаттылар. 5-9 сыйныф укучылары Россиянең сайлау системасы һәм аның эш принциплары белән җентекләбрәк таныштылар. Дәреснең федераль спикеры булып Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова чыгыш ясады. Дәрес вакытында укучылар шулай ук сайлауларны имитацияләгән эшлекле уенда катнаштылар һәм Үзәк сайлау комиссиясе тарихы һәм тавыш бирүнең төп принциплары турында видеороликлар карадылар. Мондый дәресләр районның Димтамак, Әбсәләм мәктәпләрендә дә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International