Бәхәстә хакыйкать туа: Урыссу гимназиячеләре моны ишетеп кенә белмиләр

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

«Атлант» клубы һәм «Форпост» үзәге белгечләре Урыссу гимназиясендә «Югары белем — уңыш өчен мәҗбүри» дигән темага дебатлар оештырды. Мондый тема очраклы гына сайланмаган, чөнки тиздән балаларга туган мәктәп диварларыннан чыгып, үз киләчәкләрен үзләре билгеләргә туры киләчәк. Класс өч командага бүленде: раслаучы, кире кагучы һәм экспертлар командасы.

Яшүсмерләр бәхәсләр белән бик мавыкты, кызу дискусияләр алып барды һәм шулкадәр җитди аргументлар һәм фактлар китерде ки, экспертлар командасы ышанычлырак команданы билгеләүдә кыенлыклар кичерде.

Дебатлар раслаучы команданың җиңүе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International