Гимназиянең 1-4 сыйныф укучылары өчен «Орлята России» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасына багышланган чаралар узды. Чарада Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты. Тимур Җәүдәт улы балаларга «Орлята России» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренче баскычы булуы турында сөйләде. Әлеге программа «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында кече мәктәп укучыларының социаль активлыкка ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан эшләнгән һәм уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек төрләренә кызыксынуны үстерүгә һәм саклауга, Ватан, Команда, Гаилә, Сәламәтлек, Табигать, Танып белү кебек төп кыйммәтләрне, укучыларның шәхесенең социаль әһәмиятле сыйфатларын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Балаларга коллектив башкару өчен «Орлёнок — Лидер», «Орлёнок — Хранитель исторической памяти», «Орлёнок — Мастер», «Орлёнок — Эрудит», «Орлёнок — Спортсмен», «Орлёнок — Доброволец», «Орлёнок — Эколог» кебек белем бирү треклары буенча иҗади чаралар тәкъдим ителде.
#Ютазинскирайон #Урусинскаягимназия