Конкурста Россия һәм дөньяның башка илләреннән 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша ала. Татарстан халкын «Внуки Победы. Ленинград» җиңүчеләр варисларының халыкара слетында катнашырга чакыралар. Чара 2024 елның 25-29 гыйнварында Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе территориясендә узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Конкурста Россия һәм дөньяның башка илләреннән 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша ала. Конкурста блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең һәм яклаучыларның оныклары, шулай ук тарихи хәтерне саклау белән актив шөгыльләнүче волонтерлар катнашачак. Катнашу өчен волонтёрыпобеды. рф волонтерлар сайтында теркәлергә кирәк. «Мероприятия» бүлегендә гариза бирергә, шулай ук конкурс биремен үтәргә. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Нәтиҗәләр 5 декабрьдә игълан ителәчәк.
Конкурс җиңүчеләре Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгы алдыннан җыелачак һәм аларның гаилә тарихы белән турыдан-туры бәйле урыннарга барачак. Аерым алганда, җиңүчеләрнең варислары истәлекле чараларда, чәчәкләр салуда катнашачак, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләрне озата барачак. Шулай ук белем бирү программасы кысаларында слетта катнашучылар сугыш елларында шәһәр тарихы белән танышачаклар, профессиональ тарихчылар белән аралашачаклар һәм ата-бабаларының батырлыклары турында ничек эзләргә һәм сакларга кирәклеге турында күбрәк беләчәкләр.